Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерлеләребез Рима Гыйният кызы белән Рәис Вәли улы Вәлиевларның 13 декабрь көнне Бриллиант туйлары.

13 декабря 2019, 16:11

535

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерлеләребез Рима Гыйният кызы белән Рәис Вәли улы Вәлиевларның   13 декабрь көнне Бриллиант туйлары.

1959 елның 13 декабрендә Аллаһы Тәгаләнең әмере белән әни белән әтиебезгә күкнең җиденче катында никах укылып, “Бу ике яшь йөрәкнең  никахлары бер һәм гомерлек булсын”, – дип язылгандыр, Аллага шөкер! 60 ел бергә гомер итү бәхете  кемнәргә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә!  Еллар узган саен, яшәгән саен, без аларга карап сокланабыз. Алар Ходай насыйп иткән гомерне мәгънәле һәм матур итеп яши беләләр. Без, балалары гына түгел, тирә-юньдәгеләр дә аларга сокланып карыйлар, әни белән әтиебезне хөрмәт итәләр. 
Авыл тормышы җиңел түгел. Ләкин алар беркайчан да зарлана белмәделәр. Кыскасы, аларның башкарган эшләренә хәйран калырлык. Гомер-гомергә һәр эшкә җиң сызганып батыр йөрәк белән тотындылар, кеше гозерен кире какмадылар, булдыра алганча ярдәм итеп яшиләр. Гомерләре буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган, сыгылмаган, әти-әниебезгә, без, чиксез рәхмәтле.
Без телибез, әти-әни
Сезгә бүген тик шуны
Сәламәтлек ташламасын,
Көннәрегез үтсен шатлыкта.
Яшәү тәме, дөнья яме, саулык,
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Сезгә озын, тигез гомер телибез,
Озак еллар шулай тәрәзләрдә.
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде,
Әти-әни, туган йортыбыз.
Иң изге теләкләр белән улың-киленең, 
кызың-киявең, 4 оныгың һәм 7 оныкчыгың
.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев