Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче Хисамиева Лилия Зиннәтулла кызының 4 апрель көнне 55 яшьлек юбилее.

04 апреля 2021, 08:00

508

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче Хисамиева Лилия Зиннәтулла кызының 4 апрель көнне 55 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине чын күңелдән олы бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, озын гомер телибез. Синең янәшәңдә безгә тыныч, рәхәт, һәрчак бәйрәм. Бу дөньяда җылы оябыз, тату гаиләбез, кадеребез бар икән, болар барысы да синең тырышлык, күңел җылың, тормышны ихлас сөюең белән төзелгән. Авырлыкларны зур сабырлык белән җиңәргә дә, тормышта сынмаска-сыгылмаска да, кешеләрне һәм тормышны яратырга да син өйрәттең безне, газизебез. Сабыр татар хатын-кызларына гына хас сыйфатларның барысын изге җаныңа җыеп, безнең бәхеткә, иң күркәм әниләрнең берсе булып яшисең. Күңелең гаҗәеп нечкә, сизгер, нәзакәтле. Киләчәктә дә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып кал.
Сәламатлек сине ташламасын,
Гаиләдә булсын бөтенлек.
Без телибез сиңа чын күңелдән
Озын гомер, бәхет, иминлек.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илгиз, балаларың Айнур, Илнур,
киленең Лилия, оныгың Әмир.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев