Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче ХӘкимова Наилә Илфар кызының 16 майда туган көне!

20 мая 2019, 08:15

485

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче ХӘкимова Наилә Илфар кызының 16 майда туган көне!

Кадерлебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа кояштай озын гомер, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, чиксез бәхет һәм шатлыклар телибез!
Киләчәктә дә исәнлектә, тынычлыкта безгә терәк булып, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, бәхет-шатлыкта яшәргә насыйп булсын.
Май аенда тугангадыр,
Май кояшы кебек җылы син.
Кече җанлы, саф күңелле,
Изгелекләр белән тулы син.
Олы җанлы изге йөрәк синдә,
Кояштай нур сирпеп яшисең.
Җылың җитә безнең һәммәбезгә,
Иң кадерле якын кешебез!
Кешелекле, сабыр, түземле син,
Мәрхәмәтле дуска-туганга.
Барыбыз да хөрмәтлибез сине
Киң күңелле кеше булганга!
Иң изге теләкләр белән әниең, кызларың, 
киявең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев