Олы Әтнә авылында яшәүче Хәсбиуллина Ләлә Гәрәфетдин кызының матур бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине туган көнең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын барыбызга бергә.
Иң изге теләкләр белән сине яратып, тормыш иптәшең Тәлгать, кызларың Адилә, Алинә.
Нет комментариев