Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче Нурия Насыйр кызы һәм Илдус Гариф улы Гарипов­ларның гаилә корып бергә яшәүләренә 60 ел.

10 января 2020, 10:30

566

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче Нурия Насыйр кызы һәм Илдус Гариф улы Гарипов­ларның гаилә корып бергә яшәүләренә 60 ел.

Пар канатларыбыз – әти, әни! Без сезгә карап чын күңелдән сөенәбез. 60 ел вакыт бергә узса да, сез бербөтен, бер җан, бер тән булып тату яшисез. Сезнең матур тормышыгыз безгә үрнәк. Кадерлеләребез! Киләчәктә дә тирә-юньдәгеләрне сокландырып, тигезлектә, сөеп-сөелеп яшәгез. Сау-сәламәт булып, барыбызның да бәхет-шатлыкларыбызны, куанычларыбызны күреп, Ходай Тәгалә сезгә озак еллар безне куандырып яшәргә насыйп итсен.
Күңелегез сезнең назга тулы,
Барыбызга тигез бүләсез.
Безнең өчен яшәү сезгә Ходай
Насыйп иткән бүләк, күрәсең.
Гомерләрегез озын булсын сезнең
Бәхетләрегез булсын гомерле.
Белеп яшәгез, безнең өчен җирдә
Сез иң изге һәм иң кадерле.
Иң изге теләкләр белән улларыгыз, киленнәрегез, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев