Әтнә таңы

Олы Әтнә авылында яшәүче сеңлебез, апаебыз Сабирова Ильсияр Илфар кызының 14 сентябрьдә олы юбилее – 50 яшь тулган көне.

--, 14 сентябрь 2019 - 06:30
91
0
0

Гомер бәйрәмең белән котлап, сиңа гомернең озынын, бәхетнең нурлысын, сәламәтлекнең ныгын, үстергән улыңның игелеген күреп, күңел тынычлыгы, мул тормышта, якыннарыңның игътибарын тоеп, куанып яшәргә язсын.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы иң матур сүзләрнең,
Иң җылысын сиңа әйтәсе.
Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена.
...Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Иң изге теләкләр белән абыең Илсур, энеләрең Искәндәр, Илназ һәм аларның гаиләләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: