Әтнә таңы

Олы Әтнә авылында яшәүче Шәрәфиева Сания Наил кызының 12 июнь көнне 55 яшьлек юбилее.

--, 10 июнь 2019 - 16:17
88
0
0

Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Сиңа кояш нурларының җылысын, сәламәтлекнең ныклысын, гомернең озынын, шатлык-куанычларның чиксезен телибез. Киләчәктә дә тигез тормышта, балаларыбызның, оныкларыбызның бәхетенә куанып, игелекләрен күреп, безнең җан җылыбызны тоеп, бер-беребезгә терәк булып яшәргә Ходай насыйп итсен.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сиңа бүләк итәсе.

Дөньядагы булган гүзәл сүзнең

Иң җылысын сиңа әйтәсе.

Сиңа булган чиксез хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык-куанычлар, зур бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Иң изге теләкләр белән кызың Алинә, 

киявең Альберт, оныгың Арина, улың Данис, киленең Резеда исеменнән тормыш иптәшең Әмир.

 
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: