Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче Шәрипова Роза Ахун кызының 15 мартта 80 яшьлек юбилее.

15 марта 2019, 09:44

724

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче Шәрипова Роза Ахун кызының 15 мартта 80 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Без сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән тәбриклибез. Саулык-сәламәтлек, иман байлыгы, рух күтәренкелеге, иксез-чиксез бәхет-куанычлар телибез. Алдагы көннәреңдә дә сихәтлек белән без, балаларыңның, оныкларыңның, оныкчыкларыңның игътибар-ихтирамын тоеп, тынычлыкта кадерле картлык кичерергә насыйп булсын. Син тормышыбызның якты маягы да, җылы учагы да, кайнар кочагы да.
Олы җанлы, изге йөрәк синдә,
Кояштай нур сирпеп яшисең.
Җылың җитә безнең һәммәбезгә,
Иң кадерле якын кешебез.
Безгә биреп бар күңел байлыгың,
Исән булсыннар дип үстердең.
Ана хакын хаклап тырышабыз,
Шатлык белән үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән кызларың, 
кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың, киленең исеменнән улың Фәнис.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев