Олы Әтнә авылында яшәүче туган апабыз Шаһиева Рәшидә Нәҗметдин кызының 21 мартта 80 яшьлек юбилее.
Сине чын йөрәктән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Сина озын гомер, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Гаилә учагын сүндермичэ балаларыңнын, оныкларыңның игелеген күреп абый белән озын-озак яшәргә Ходай насыйп итсен.
Талгын аккан судай сабыр да син
Тау-ташлардай түзем, чыдамлы.
Ышанычлы, серне сыйдырырдай
Синдәй апа җирдә тагын бармы?
Бәйрәмеңнең хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез чын куңелдән
Барыбыз да бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән Нурмөхәммәтовлар гаиләсе.
Нет комментариев