Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче яраткан абыебыз Гыйбадуллин Марсил Наил улының 7 ноябрьдә гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.

07 ноября 2018, 10:51

778

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче яраткан абыебыз  Гыйбадуллин Марсил Наил улының  7 ноябрьдә гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.

Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф белән әти-­әни, без туганнарың, тормыш иптәшең Лилия, алма бөртегедәй ике кызың Айгөл, Айзилә белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын, тигез гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез. 
Шатлык тулы якты көннәр
Сиңа гел юлдаш булсын.
Бүгенге матур мизгелләр
Гел кабатланып торсын!
Күңелең гел игелектә,
Сокланып һич туймыйбыз.
Юбилей-бәйрәмең белән
Чын күңелдән котлыйбыз!
Иң изге теләкләр белән сеңлең Лилия-Илшат, 
Булат, Солтан, Ильвина, сеңлең Гөлия-Айрат, 
Зәринә, Алия, Азат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев