Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнә авылында яшәүче Зиннәтова Зәмзәмия Хашим кызынын 7 июнь көнне 70 яшьлек юбилее.

08 июня 2018, 14:31

1083

0

0

Олы Әтнә авылында яшәүче  Зиннәтова Зәмзәмия Хашим кызынын 7 июнь көнне 70 яшьлек юбилее.


Үзебез әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык. Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез – әниебез бар.  Ул – безнең өчен  иң кадерле, олы зат. Ул – әтиебез Мингәзиз белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр  кичергән кеше. Ул – һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк. Ул – бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны, күршеләрне  бер түгәрәк өстәл янына туплаучы. Ул – гомер уртасына якынлашучы  гап-гади хатын кыз. Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
Җитмеш яшь ул — картлыкның уртасы, 
Гомер үтте диеп уйлама. 
Әткәй исән, балаларың янда, 
Бәхетле син, әнкәй, дөньяда.
Синең кебек беркем яраталмый, 
Оныкларын, оныкчыкларын. 
Синең кебек беркем бирә алмый 
Иркәләүне, сөю һәм назны.
Күпме генә бәхет теләсәк тә, 
Бик аз булыр кебек тоела. 
Кирәк чакта ярдәм кулы суздың, 
Шәфкатьле син һәрбер балаңа.
Шуңа сине бары да яраталар, 
Дус-ишләрең йөри килгәләп. 
Сау-сәламәт булып, туксанны да 
Үткәрергә язсын бергәләп. 
Амин!
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың, 
балаларың, оныкларың, оныкчыкларың 
исеменнән кызың Гүзәлия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев