Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнәдә гомер итүче туганыбыз НУРМӨХӘМӘТОВА ФИРАЯ апаның 14 июньдә олуг юбилее!

14 июня 2022, 09:42

799

0

0

Олы Әтнәдә гомер итүче туганыбыз НУРМӨХӘМӘТОВА ФИРАЯ апаның 14 июньдә олуг юбилее!

Олы Әтнәдә гомер итүче туганыбыз НУРМӨХӘМӘТОВА ФИРАЯ апаның 14 июньдә олуг юбилее! Фирая апа! Сине барлык туганнарым исеменнән гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Мин сезнең гаилә белән инде 30 елдан артык аралашып яшим. Шул еллар дәвамында мин сездән бик күп яхшылык һәм игелек күрдем. Тормышымда нинди генә вакыйгалар булса да безнең арадагы туганлык җепләре өзелми, еллар узган саен ныгый гына бара. Мин сезнең гаиләнең һәрбер кешесенә чиксез рәхмәтлемен! Сезнең белән шатлыкларны да, кайгы-хәсрәтләремне дә уртаклаштым. Киләчәктә дә сезгә заман чирләренә бирешмичә, озын-озак еллар «Җизнич» белән тигезлектә, муллыкта, бәрәкәттә, саулыкта, балаларыгыз, оныкларыгыз, кардәш-туганнарыгызның шәфкатьлеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, матур, тату гаилә булып гомер итәргә насыйп булсын!

Куанычлар гына алып килсен

75 яшь – олы бәйрәмең.

Сиңа бүген бүләк итәбез без

Барлык яхшылыклар бәйләмен!

Иң изге теләкләр белән, сезне яратып – Гөлнара Шаһиева.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев