Әтнә таңы

Олы Әтнәдә яшәүче Әгъләм Шәрип улы Ишмуратовка 11 июльдә 80 яшь тулды.

--, 12 июль 2019 - 10:18
73
0
0

   Кадерлебез! Аллага шөкер, янәшәбездә син бар. Төпле сүзең, ягымлы карашың, елмаеп ачык йөз белән каршылавың, хәлебезне белеп, безнең барыбыз өчен дә сөенеп, әниебез белән тигезлектә яшәвегез – җаныбызга дәва. Озак еллар менә шулай әти-әниле туган йорт үзенә дәшеп, оныклар, оныкчыклар тавышыннан гөрләп торсын. Сәламәт булып, Аллаһы Тәгалә рәхмәтендә яшәргә насыйп булсын.
Тагын бер җәй үтеп бара,
Якынайтып гомер көзен.
Тыныч көзләр килсен, әти,
Котлы булсын туган көнең.
Рәхмәт сиңа барысы өчен,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә кечкенәдән,
Тормыш ямьле тик син барында.
Кадерлебез! Йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк тибешең.
Матурлардан матуррак булсын
Гомереңнең калган өлеше!
Сине яратып, иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың. Теләкләребезгә әниебез Наҗия дә кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: