Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнәдә яшәүче кадерле апаем ГАЛИЕВА ГӨЛНУР ГАЗИЗ КЫЗЫның 8 мартта гомер бәйрәме

08 марта 2022, 08:30

496

0

0

Олы Әтнәдә яшәүче кадерле апаем ГАЛИЕВА ГӨЛНУР ГАЗИЗ КЫЗЫның 8 мартта гомер бәйрәме

Олы Әтнәдә яшәүче кадерле апаем 
ГАЛИЕВА ГӨЛНУР ГАЗИЗ КЫЗЫның 
8 мартта гомер бәйрәме. 
Апай, сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйм. 
Апай, син минем өчен салкын көннәремдә җылытучы кояшым да, караңгы төннәремдә яктылык бирүче аем да, сердәшчем дә. Минем шатлык-борчуларымны йөрәгең аша үткәреп туры сүзең, төпле киңәшең белән ярдәм итеп торганың өчен чиксез рәхмәтлемен. 
Сизәм барлык уйларыңны,
Син минекен тоясың,
Син бит миңа терәк булып,
Кирәк булып тугансың.
Уртак серләр, уйлар уртак,
Күңелләрдә, йөрәктә.
Синеке юк, минеке юк –
Икебез бер теләктә.
Апаем, һәр туар таңың шатлык белән атсын, Раббым саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге 
юлдаш булсын сиңа. Җизни белән тигезлектә, бала­
лар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. 
Иң изге теләкләр белән сеңлең Гөлназ. Минем теләкләргә Абдуллиннар һәм Шәмсиевлар гаиләсе кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев