Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнәдә яшәүче кадерле әтиебез  КӘбиров Шамил Әхәт улының  20 октябрь көнне 70 яшьлек юбилее! 

20 октября 2018, 08:00

819

0

0

Олы Әтнәдә яшәүче кадерле әтиебез  КӘбиров Шамил Әхәт улының  20 октябрь көнне 70 яшьлек юбилее! 

Әтиебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез! Киләчәк тормышыңда әниебез белән бергә, иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән балаларыңның-оныкларыңның, якыннарыңның шәфкәтен, мәрхәмәтең, игътибарың hәм ихтирамын тоеп хәерле, тыныч тормышта гомер итәргә язсын. Кәефең – күтәренке, рухың – нык, сәламәтлегең – какшамас, гомерең озын булсын!
Кешелекле бит син, олы җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше, белмим, бармы
Без бәхетле тик син булганга.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сина,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек сиңа, олы бәхет,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Әминә, кызың Алсу-Рафис, улың Айрат-Гөлназ, 
оныкларың Артур, Адилә, Әмир, Сәит.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев