Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнәдә яшәүче КӘБИРОВ ШАМИЛ ӘХӘТ УЛЫ hәм КӘБИРОВА ӘМИНӘ СӘЕТ КЫЗЫның 12 июнь көнне Алтын туйлары!

12 июня 2021, 16:01

481

0

0

Олы Әтнәдә яшәүче КӘБИРОВ ШАМИЛ ӘХӘТ УЛЫ hәм КӘБИРОВА ӘМИНӘ СӘЕТ КЫЗЫның 12 июнь көнне Алтын туйлары!

Кадерле әти-әниебез! Сезне олуг бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сез безгә изгелек, татулык, тырышлык hәм хезмәт сөю үрнәге булдыгыз! Сезгә алдагы тормышыгызда саулыксәламәтлектә, безгә зур терәк булып, мәхәббәт чишмәсендә тормышыгыздан тагын да тәм алып, балалар, оныклар, оныкчыклар игелеген күреп, якыннарыгыз, дусларыгыз белән бергә тыныч-мул тормыш, шатлыклы-куанычлы, тигез-озын гомер телибез!

Илле ел кулга-кул тотынып

Пар былбылдай тормыш итәсез.

Авыр чакта аумас терәк булып,

Гомер йомгакларын сүтәсез.

Ә без сезгә карап сокланабыз,

Ихтирамлы сезгә карата.

Лаек парларның сез иң гүзәле.

Сезне күңел шуңа ярата.

Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә

«Әти-әни», диеп дәшәбез,

Безгә терәк, оныкларга шатлык,

Озак-озак бергә яшәгез!

Сез булганга без бәхетле,

Нигезебез нурлы, сөйкемле.

Адашканда һәр чак юл күрсәтеп,

Яктыртучы йолдыз шикелле.

Авырлыклар туса бу тормышта,

Киңәш сорап сезгә киләбез.

Сездән күргән изгелекләр өчен,

Рәхмәт әйтеп башны иябез!

Иң изге теләкләр белән кызыгыз Алсу, киявегез Рафис, улыгыз Айрат, киленегез Гөлназ, оныкларыгыз Артур, Әдилә, Әмир, Сәит, Алинә, оныкчыгыгыз Айлин.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев