Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Әтнәдә яшәүче кызыбыз Сәмигуллина Лилә Әхтәм кызына 11 декабрьдә 45 яшь тула.

11 декабря 2018, 09:29

1127

0

0

Олы Әтнәдә яшәүче кызыбыз  Сәмигуллина Лилә Әхтәм кызына  11 декабрьдә 45 яшь тула.


Кызым! Сине туган көнең белән котлыйбыз. Балаларны ихлас яратучы олы йөрәкле педагог булуың белән беррәттән, син гаилә учагын саклаучы тормыш иптәше, балаларың өчен кадерле әни, әти-әниеңне, абыеңны караучы игътибарлы бала, туганнарың өчен өзелеп торучы апа.
Эчкерсездер күз карашың,
Самимидер уйларың.
Ходайга рәхмәт әйтәбез,
Ярый әле тугансың.
Кәефең гел күтәренке,
Яшь ара да көләсең.
Сынауларда сыгылмауның
Серләрен син беләсең.
Кече күңел, олы йөрәк,
Сеңелләр өчен үрнәк.
Хатын-кыз, әни бәхете,
Бездән иң мөһим теләк.
Иң изге теләкләр белән сеңелләреңнең гаиләләре исеменнән әти-әниең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X