Әтнә таңы

Олы Әтнәдә яшәүче әниебез, әбиебез Гарипова Назирә Мәгъсүм кызының 16 сентябрьдә 90 яшьлек юбилее.

--, 11 сентябрь 2020 - 15:15
380
0
0

Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче әниебезне бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Кадерлебез! Син безгә гомер бирдең, үстердең, кеше иттең. Һәрберебезгә югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырдың. Хәер-фатыйхаңнан аермый, бүгенге көндә дә безне уйлап яшисең.
Бәйрәмең котлы, мөбарәк, бәхетең һәрчак түгәрәк булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, без, балаларыңның бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, безнең җан җылыбызны тоеп яшәсәң иде. Ходай Тәгалә сине саулыгыңнан аермасын, туган өебезнең бусагасыннан беркайчан да бәхетсезлек атлап кермәсен. Безгә биргән яхшы тәрбияң, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сиңа әниебез.
Гомереңне безгә багышладың,
Кояш булып безне җылыттың.
Тыныч картлык бирсен сиңа Ходай,
Бәрәкәтле булсын тормышың.

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, 
кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән кызың Кәримә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: