Әтнә таңы

Олы Әтнәдә яшәүче, яраткан әниебез Сибагатуллина Ләбибә Вәли кызының 16 февральдә 65 яшьлек юбилее.

--, 14 февраль 2020 - 08:42
366
0
0

Кадерле әниебез! Без сине чын күңелебездән туган көнең – юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез, җылы кояшыбыз. Гомер юлың озын, бәхетең түгәрәк булсын! Исәнлектә, саулыкта, муллыкта, балаларынның кадер-хөрмәтенә төренеп яшәвеңне телибез. Төпле киңәшләрең, җылы сүзең, ачык йөзең, киң күңелең, олы йөрәгең өчен рәхмәт сина.
Салкын кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Сокландыра синең уңганлыгың,
Сабыр холкың, күркәм гадәтең.
Кабул булсың изге догаларың,
Тыныч булсын, әни, күңелең.
Иң изге теләкләр белән кызларың кияүләрең, 
оныкларын. Бу теләкләргә Гомәр абый да кушыла.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: