Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район мәгариф бүлегенең якты нуры, маягы, терәге булган Закирова Гөлшат Марс кызының 16 август көнне туган көне.

19 августа 2019, 10:41

535

0

0

Район мәгариф бүлегенең якты нуры, маягы, терәге булган Закирова Гөлшат Марс кызының 16 август көнне туган көне.

Хөрмәтле Гөлшат Марс кызы! Сез күп еллардан бирле мәгариф өлкәсендә үз-үзегезне аямыйча, бар тырышлыгыгызны, көчегезне кызганмыйча хезмәт куясыз. Гомерегезне шушы җаваплы һәм авыр эшчәнлеккә багышлап, без – хезмәттәшләрегезнең генә түгел, район һәм хәтта республика җитәкчелегенең дә олы хөрмәтенә һәм рәхмәтенә ирештегез. Төпле киңәшләрегез, һәрчак ярдәмгә әзер булуыгыз, сабырлыгыгыз, туры сүзегез – безнең өчен һәрвакыт якты үрнәк булып тора. Заман белән бер адымда атлап, һәрдаим яңалыкка, үзгәрешләргә омтылып эшләвегез бары тик соклану хисләре генә тудыра. Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлләрегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагагыздан караңгылык-салкынлык, хәвеф-хә­тәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын!
Ихтирам белән район мәгариф бүлеге 
коллективы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X