Әтнә таңы

Шәкәнәч авылында яшәүче кадерле әтиебез Әхмәдуллин Шәүкәт Рәфкать улының 11 майда 60 яшьлек олы юбилее.

--, 8 май 2019 - 10:34
165
0
0

Кадерле әтиебез! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Син – безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта картаерга насыйп булсын үзегезгә!
Күрдеңме, әти,
Сиздеңме 60 ка җиткәнеңне? 
Күрми дә кал, сизми дә кал
Йөзгә дә җиткәнеңне. 
Иң изге теләкләр белән әниебез Гөлзада, 
балаларың Ләйсән-Азат, Фиргать-Ләйсән, 
Ландыш-Ренат һәм оныкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: