Шәкәнәч авылында яшәүче кадерле әтиебез Сәгыйтов Фердинант Габделфәт улына 29 апрельдә 55 яшь тула.
Әти! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта, тигезлектә үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы булып, безне сөендереп яшә!
Насыйп итсен озак еллар,
"Әти" диеп дәшәргә.
Синнән матур үрнәк алып,
Синең кебек яшәргә.
Иң изге теләкләр белән дәү әниебез Илсөя, әниебез Рәсмия, балаларың Марсель-Зәлия, Азат, оныкларың Ильвир, Эльвина.
Нет комментариев