Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем мәктәбендә эшләүче кадерле хезмәттәшебез ТАҖИЕВА АЛСУ НИГЪМӘТҖАН кызына 10 июньдә 50 яшь тула

10 июня 2022, 14:15

498

0

0

Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем мәктәбендә эшләүче кадерле хезмәттәшебез ТАҖИЕВА АЛСУ НИГЪМӘТҖАН кызына 10 июньдә 50 яшь тула

Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем мәктәбендә эшләүче кадерле хезмәттәшебез ТАҖИЕВА АЛСУ НИГЪМӘТҖАН кызына 10 июньдә 50 яшь тула.
Кадерле Алсу Нигъмәтҗан кызы! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез, юбилеегыз белән котлыйбыз. Киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел кеше буларак коллективыбызда лаеклы урын алдыгыз. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, сабыр булып калыгыз. Янәшәгездә һәрчак якын кешеләрегез, тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, шат күңелле булып, озак яшәвегезне телибез.
Туган көнегез – юбилеегыз белән
Чын күңелдән сезне котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык, куанычлар
Күңел тынычлыгы телибез.
Юлларыгызга ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзегездә.
Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын
Шул теләкләр бездән үзегезгә.
Иң изге теләкләр белән Комыргуҗа мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев