Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шушы көннәрдә Күңгәр авылында яшәүче якын күргән кешебез Гәрәева Һавария Таҗи кызының күркәм юбилее.

13 ноября 2018, 09:06

820

0

1

Шушы көннәрдә Күңгәр авылында яшәүче якын күргән кешебез Гәрәева Һавария Таҗи кызының күркәм юбилее.

Без аның сау-сәламәт булып, туганнары, якыннары янәшәсендә, аларның хөрмәтен тоеп бәхетле гомер кичерүен телибез.
"Гомер юлым ялгыз үтте",  
диеп битәрләмә әле үзеңне,
Күп сынаулар үткән гади затлар
Була бит ул һәрчак түземле.
Керсез күңел, намус белән яшәп
Бизәдең син тормыш юлыңны.
Буйсындың син язмыш кушканына,
Буйсынмыйча кая китәсең.
Язмышлар бит алдан языла диеп,
Башны иеп сабыр итәсең.
Килештең син үз язмышың белән
Тешләреңне кысып булса да,
Сабыр савытлары тулып ташып,
Күзләреңнән яшьләр тамса да.
Шөкер итә белдең бар булганга,
Берәүгә дә таяк атмадың.
Мин күрәсен бүтән күрмәс диеп,
Сабыр гына алга атладың.
Олыгайдым, гомер узды диеп,
Көзгеләргә күзең саласың.
Ач тәрәзәң алсу иртәләрдә
Яктылыкка баксын карашың.
Сокланасың карап гөлләреңә –
Алар сокланмаслык түгел бит.
Синең үзеңдә дә,
гөлләр кебек матур,
Һава кебек чиста күңел бит.

Ихтирам белән Сибагатуллиннар.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев