Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ташчишмә авылында гомер итүче әниебез Исаева Марзия Мифтахетдин кызына 6 августта 80 яшь тула.

07 августа 2020, 09:14

713

0

2

Ташчишмә авылында гомер итүче әниебез  Исаева Марзия Мифтахетдин кызына  6 августта 80 яшь тула.

Табигатьнең гүзәл почмагы булган Мокшы авылында икенче кыз бала булып дөньяга килә әниебез. Мокшының салкын чишмә суларын эчеп, куе таллар арасыннан тыныч кына агучы инешендә коенып, каеннар шаулап үскән таудан чана шуып, рәхимсез сугыш урлаган әтисез балачагы авыр булса да, авылның бер гүзәле булып үсеп җитә безнең әниебез. Сугыштан соңгы торгызу елларында көнне төнгә ялгап колхозда эшләргә дә, урман кисәргә дә туры килә аңа. Мари урманнарында эшләгәндә очрашалар алар күрше авыл егете булган әтиебез белән. Яратышып кавышалар, һәм менә 55 ел бергә матур гына гомер кичерәләр. Шушы ярты гасырдан артык гомер эчендә бәхетле мизгелләр дә, авырлык­лар да, шатлыклар да, борчулар да булгандыр. Әти-әниебез без өч кызны тәрбияләп үстереп, әле дә пар канатлы булып, безнең кадер-хөрмәтебезне тоеп яшиләр, Аллага шөкер. Кызларыннан артыграк та күреп яраткан өч кияве, алты оныгы, дүрт оныкчыгы бар аларның бүгенге көндә. 
Әниебез егерме елдан артык Иске Өҗем һәм Ташчишмә авыллары кибетләрендә сатучы булып эшләп, авылдашлары алдын­да хөрмәт казанган, бик күп Мактау грамоталары белән бү­ләк­ләнгән. Тынгысыз җаны, эш сөючәнлеге сәбәпчедер, ул әле дә өйдә тыныч кына утыруны белми, бакча тутырып яшелчәләр үстерә, тәмле ризыклар пешереп, елмаеп, һәр атна ялында безне каршы ала. Тәрәзә төпләрендә җәен-кышын чәчәк атып утыручы гөлләр – әниебезнең күңел көзгесе.
Кадерле әниебез! Без сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәт­лек, шатлык-сөенечләр белән тулы озын гомер телибез. Әтиебез белән тигезлектә, бәхетле картлыкта, безне сөендереп, тагын бик озак яшәсәгез иде. Без сезне бик яратабыз!
Еллар арты еллар өстәлсә дә,
Картаймасын әле күңелең.
Нур сибелсен көләч йөзләреңдә,
Озын булсын, ӘНИ, гомерең!
Мәңге-мәңге шулай тәрәзләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни, туган йортыбыз!

Иң изге теләкләр белән кызларың Илсөяр, Фирдия, 
Фирдания, кияүләрең Илдар, Рүзәл, Фәнис 
һәм оныкларың, оныкчыкларың.

 

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X