Ташчишмә авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Комыргуҗа авылында гомер итүче Хисамиев Радик Габделбәр улының 28 март көнне 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине олы бәйрәмең белән котлыйбыз. Гомереңнең һәрбер мизгеле бәхет белән тулып торсын. Сәламәтлек белән тигезлектә шөкер итеп яшәвеңне телибез. Син булганда нигезебез ныклы-нурлы, күңелле. Күңелебездә булган иң изге теләкләрне бәйрәм көнендә бездән кабул итеп ал.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең.
Якты, матур теләкләр белән
тормыш иптәшең Гөлнар, улларың Ралиф, Риф, киленнәрең Алия, Фирүзә,
оныкларың Ильвина, Азалия, Камил.
Нет комментариев