Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ташчишмә авылында яшәүче кадерле әниебез Сабирова Рая Фәйзи кызының 25 мартта 80 яшьлек юбилее.

22 марта 2019, 08:53

509

0

1

Ташчишмә авылында яшәүче кадерле әниебез Сабирова Рая Фәйзи кызының 25 мартта 80 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Бәйрәмең котлы, мөбәрәк, бәхетең һәрчак түгәрәк булсын. Кайгы-хәсрәт курми, без, балаларыңның бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, безнең җан җылыбызны тоеп яшәсәң иде. Ходай Тәгалә сине саулыгыңнан аермасын, җыерчыклы кулларың беркайчанда сызламасын. Туган өебезнең бусагасыннан беркайчан да бәхетсезлек атлап кермәсен. Безгә биргән яхшы тәрбияң, хәер-фатыйхаң, төпле кинәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сина әниебез.

Гомереңне безгә багышладың,

Кояш булып безне җылыттың.

Тыныч картлык бирсен сиңа Ходай,

Бәрәкәтле булсын тормышың.

Иң изге теләкләр белән кызларың, улың, киявең, 6 оныгың һәм кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев