Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Фазылҗанова Вәсилә Сәләх кызының 12 ноябрь көнне 80 яшьлек юбилее.

12 ноября 2018, 09:36

760

0

0

Түбән Бәрәскә авылында яшәүче  Фазылҗанова Вәсилә Сәләх кызының  12 ноябрь көнне 80 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Без сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар телибез.
Син тормышның үзе, әни,
Әни – кояш, җылыңны сүндермә,
Сибеп торчы якты нурыңны
Кояш булып җылытасың бит син,
Гомер буе кызың-улыңны.
Әни – һава, син һавадай кирәк
Һәрбер сулыш өчен күкрәккә.
Син булганга безнең сулыш җиңел,
Син булганга җиңел йөрәккә.
Әни – суым, син бит судай кирәк,
Сусыз җирдә сүнә тормышлар.
Әлегәчә безне җирдә йөртә
Син безгә юллаган язмышлар.
Әни – ризык, булган бар балаңа
Җан азыгы син таратасың
Синдә – дога, синдә – изге теләк,
Син безне ихлас яратасың.
Әни – кояш, сүнмә, әни – суым, кипмә,
Әни – ризык, бетмә, әни – һавам, китмә.
Иң изге теләкләр белән кызың, киявең, улларың, 
киленнәрең, оныкларың, оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев