Этнэ таны

Түбән Бәрәскә авылында яшәүче кадерле әниебез Шәрәфиева Сәкинә Фәйзрахман кызының 2 октябрь көнне 75 яшьлек юбилее!

--, 2 октябрь 2018 - 09:16
227
0
0

Кадерлебез! Күк йөзендәге иң якты йолдыз кебек, син безнең юлыбызны яктыртып, юл күрсәтеп яшисең. Тормыш һәм хезмәт юлың сокланырлык. Тырышлыгың, сабырлыгың аша ирешкән уңышларың күпләргә үрнәк. Гомер юлың да намуслы хезмәт башкарып "Атказанган колхозчы" исеменә лаек булып, хәзерге көндә кадерле әни, сөекле дәү әни булып гомер кичерәсең. Киләчәктә дә безнең ышанычлы терәгебез, куанычыбыз булып, сәламәтлектә, озын гомер кичерүеңне теләп калабыз.
Мәңге-мәңге шулай тәрәзәләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак шулай каршы алса иде
Әниебез, туган йортыбыз.
Без яшибез, әни, син булганга,
Тормышларның белеп кадерен.
Сиңа ныклы саулык телибез без,
Мул тормышта узсын гомерең.
Иң изге теләкләр белән 
кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың, 
кода-кодагыйларың, туганнарың исеменнән
улың Марат, кызың Роза.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: