Әтнә таңы

Түбән Көек авылында гомер кичерүче безнең кадерле әниебез Кәбирова Сәвия Хуҗи кызының 3 май көнне 80 яшьлек юбилее!

--, 30 апрель 2019 - 10:02
156
0
0

Кадерле әниебез! Без сине туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Гомер юлларың озын булсын, алдагы көннәрең шатлык белән үтсен, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә тигез, матур итеп яшәгез. Төпле киңәшләрең, җылы сүзләрең, нурлы йөзең өчен мең рәхмәт сиңа, әниебез!
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Балкып торсын һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен иде алгы көннәрең.
Бакчаларда кошлар сайрап туймый,
Котлап, әни, туган көнеңдә.
Фәрештәләр ап-ак канат булсын
Күп авырлык күргән иңендә.
Югалтулар булган, кайгылар да,
Каралмаган, әни йөзләрең.
Син елмайган килеш гомереңнең
Нинди елларына түзмәдең?!
Син булганга күрә, әнкәй,
Өебездә бары нур гына.
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен –
Озак яшә, исән бул гына!!!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Наил, 
барлык балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: