Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Көек авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Олы Әтнә авылында яшәүче иң кадерле кешебез – ГАЛИЕВА ГӨЛНУР ГАЗИЗ кызының 8 мартта туган көне – 55 яшь

08 марта 2022, 08:39

535

0

0

Түбән Көек авылында туып-үсеп, бүгенге  көндә Олы Әтнә авылында яшәүче иң кадерле  кешебез – ГАЛИЕВА ГӨЛНУР ГАЗИЗ кызының  8 мартта туган көне – 55 яшь

Түбән Көек авылында туып-үсеп, бүгенге 
көндә Олы Әтнә авылында яшәүче иң кадерле 
кешебез – ГАЛИЕВА ГӨЛНУР ГАЗИЗ кызының 
8 мартта туган көне – 55 яшь.
Кадерлебез! Син үзеңә кешеләрдә була торган иң ма­тур сыйфатларны жыйгансың: чисталык, пөхтәлек, акыл, фигыль, дәрәҗә, олыны олылау, кечене кече итә белү, якындагыларга ярдәмче, дусларыңа сердәшче, туганнарыңа кайгыртучы, әниеңә яраткан кыз, ба­лаларыңа яхшы ана, оныкларыңа назлы дәү әни, тор­мыш иптәшеңә хатын, эшеңдә профессиональ җитәкче, 
коллективта абруйлы, белемле, эшен җиренә җиткереп эшләүче һөнәр иясе.
Аллаһы Тәгалә сине тазалык, саулыктан аермасын. Без сине бик яратабыз, чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез.
Бүләк итеп ал син чәчкәләрне,
Ярату һәм сөю билгесе.
Бүләк итеп ал син котлауларны,
Олылау һәм хөрмәт билгесе.
Бүләк итеп ал син теләкләрне,
Үткәннәрне барлау билгесе.
Бүләк итеп ал син оныкларның
«Дәүәнием» диеп дәшүен.
Бүләк итеп ал син балаларның
«Әнием» дип янып көюен.
Бүләк итеп ал син, бәгърем, икебезнең
Бергә узган сөю-сәгадәтле һәр көнен. Тормыш иптәшең Фердинанд, балалар, оныклар

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев