Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Көек авылында яшәүче энебез ГАЛИӘХМӘТОВ ДАМИР МУЛЛАНУР УЛЫның 45 яшьлек юбилее.

03 сентября 2021, 12:30

389

0

0

Түбән Көек авылында яшәүче энебез ГАЛИӘХМӘТОВ ДАМИР МУЛЛАНУР УЛЫның 45 яшьлек юбилее.

Түбән Көек авылында яшәүче энебез ГАЛИӘХМӘТОВ ДАМИР МУЛЛАНУР УЛЫның 45 яшьлек юбилее. Киң күңелле, ярдәмчел, безнең өчен өзелеп торучы энебез! Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килеп, син барыбызны да сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче. Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгыхәсрәт күрми, Гөлшат белән тигезлектә озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез. Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Иң изге теләкләр белән җизниләрең - апаларың һәм сеңелкәшләре-энекәшләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев