Әтнә таңы

Түбән Көек авылында яшәүче кадерле әтиебез Галимҗанов Хәмит Рәфкать улының 16 сентябрь көнне 60 яшьлек юбилее.

--, 16 сентябрь 2019 - 06:00
103
0
0

Кадерлебез, Сине 60 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез!  Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы коя­шыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы,   йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.
Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа! Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Без бәхетле, әткәй, син булганга,
Балам диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа,
Бүген  60 яшен тулганда.
Гаилә нигезе нык син булганга гына,
Рәхмәт синең төпле сүзеңә.
Безгә булган изгелегең, игътибарың
Савап булып кайтсын үзеңә!
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,
Сине ташламасын, әти, гомергә,
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!
Иң изге теләкләр белән әниебез, балаларың, кияү-киленнәрең, биш оныгың, кода-кодагыйларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: