Түбән Көек авылында яшәүче кадерле әтиебез Сафин Фәйзрахман Әхмәтхан улының 5 ноябрьдә 70 яшьлек юбилее.
Әти! Юбилеең котлы, мөбарәк булсын. Син безгә тормышта ныклы терәк, төпле киңәшләрең белән үрнәк булдың.
Син тамыры булсаң, без ботаклары
Тармакланып үскән имәннең.
Йөрәгебез түрендә урын алды
Һәрбер сүзең, һәр киңәшең.
Әтиебез, сиңа ныклы сәламәтлек белән, балаларың, оныкларың өчен күңелең тыныч булып, әниебез белән бәхетле картлыкта, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәвеңне телибез.
Сиңа исәнлек телибез
Догада һәрбер кичен.
Яннарыңа кайтып килгәч
Алабыз яшәү көчен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, киявең, киленнәрең, оныкларың.
Нет комментариев