Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Шашы авылында яшәүче, гаиләбезнең иң кадерле кешесе, әтиебез – ШАкиров Рубис Сабир улына шушы көннәрдә 80 яшь тула.

19 июня 2020, 09:05

398

0

1

Түбән Шашы авылында яшәүче, гаиләбезнең иң кадерле кешесе, әтиебез – ШАкиров Рубис Сабир улына  шушы көннәрдә 80 яшь тула.

Әтиебезне олуг юбилее белән ихлас котлыйбыз. Без гаиләдә 3 бала үстек. Һәрберебез, тормышта үз урынын табып, матур итеп яшибез. Моның өчен, әти, сиңа зур рәхмәт. Хәзер дә әти безгә гаиләбездә киңәшче, зур терәк. Әтиебез үзенең бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган, аннан соң авылыбызда мулла вазифасын башкаручы, авылыбызның аксакалы, иң хөрмәтле кешеләренең берсе. Авылыбыз мәчетендә балаларга һәм олыларга иман орлыклары салучы. Авыл зиратын тәртиптә тоту, мәчетләрдә укулар үткәрү, авылдашларыбызны дин юлына тарту, тәрбияләү юнәлешендә дә аның хезмәте чиксез.
Кадерле әтиебез! Киләчәктә дә елларга баш бирмичә, Ходай биргән гомерне сәламәтлектә, әниебез белән пар канатлар, безгә терәк булып яшәвегезне теләп кызларың, килен-кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыйларың исеменнән улың Марат.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев