Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Шашы авылында яшәүче газиз кешебез, кадерле әтиебез Җәләлиев Гомәр Гаян улының 20 августта юбилее – 70 яшь тулган көне!

17 августа 2018, 10:12

855

0

1

Түбән Шашы авылында яшәүче газиз кешебез, кадерле әтиебез Җәләлиев Гомәр Гаян улының 20 августта юбилее – 70 яшь тулган көне!

Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.
Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларың иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең, әниебез Рәшидә белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең,
балаларың, оныкларың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев