Түбән Шашы авылында яшәүче кадерле әниебез Әхмәтҗанова Винира Муллагали кызына 17 апрельдә 60 яшь тулды.
Кадерле әниебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Алдагы гомер елларыңда да җан тынычлыгы, сау-сәламәт булып, иминлектә, бәхетле тормыш юлларын үтәргә язсын.
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылың кушып барыбызга,
Яшәр өчен ныклы көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – бик зур бәхет Әнием,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың исеменнән кызың Эльмира белән киявең Рүзәл.
Бу теләкләргә кода-кодагыең да кушыла.
Нет комментариев