Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Шашы авылында яшәүче кадерле әниебез Сибагатуллина Нурдидә Габделбәр кызының 18 июньдә туган көне – 60 яшьлек юбилее!

19 июня 2020, 09:14

1034

0

0

Түбән Шашы авылында яшәүче кадерле әниебез Сибагатуллина Нурдидә Габделбәр кызының 18 июньдә туган көне –  60 яшьлек юбилее!

Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Сине матур бәйрәмең, юбилеең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыңда сә­ламәтлек, җан тынычлыгы белән балалар игелегендә, оныклар сөенечендә, туганнарыңның ихтирамын тоеп, бәрәкәтле гомер итүеңне теләп калабыз. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт сиңа, әни, барсы өчен дә!
Юк-бар борчуларга бирешми,
Шатлыкларга гына күмелеп.
Яшә әле безнең арабызда
Мәңге сулмый торган гөл кебек.

Иң изге теләкләр белән әтиебез Рәис, 
балаларың, оныкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев