Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Шашы авылында яшәүче кадерле әтиебез Әхмәтов Рәшит Хәмзәхан улының 13 июньдә 60 яшьлек юбилее.

14 июня 2019, 09:18

607

0

1

Кадерле тормыш иптәшем, әтибез, яраткан бабаебыз! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа кояштай озын гомер, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, чиксез бәхет һәм шатлыклар телибез. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!
Ходай сиңа озын гомер, 
Гомерлек шатлык бирсен.
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык бирсен. 
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зөлфирә, кызларың Лилия, Ләйлә, Рәмзия, кияүләрең Ильнар, Илһам, оныкларың Ильназ, Ильяс.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X