Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Шашы авылында яшәүче кадерлеләребез Вәсилә һәм Фәнүс Гыйльфановларның бергә гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулды.

26 апреля 2019, 08:37

729

0

0

Түбән Шашы авылында яшәүче кадерлеләребез Вәсилә һәм Фәнүс Гыйльфановларның бергә гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулды.

Әтиебез, әниебез! Без сезне чын күңелебездән алтын туегыз белән тәбрик итәбез. Алдагы көнегездә дә пар канатларыгыз каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерүегезне телибез.
Кирәк түгел алтын, көмеше дә,
Читтә торсын барлык байлыклар.
Ишек ачып өйгә кайтып кергәч,
Ярый әле, әти-әни бар.
Ходай сезгә озын гомер бирсен,
Урап үтсен иде кайгылар.
Безнең өчен догаларда булган,
Ярый әле, әти-әни бар.
Әни булган йортның бәхете зур,
Әти анда олы бер терәк.
Бу дөньяда авырлыклар күрми
Яшәр өчен безгә сез кирәк. 
Сезне яратып Рифат-Зөлфирә, Фәнис-Гөлфирә, Фидаиль-Энҗе, оныкларыгыз 
һәм оныкчыгыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев