Түбән Шашы авылында яшәүче ШӘЯХМӘТОВА ГӨЛФИЗӘ ГАЛӘҮ кызының 13 сентябрь дә туган көне. Кадерле, сөекле әниебез! Сине туган көнең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте һәм сәламәтлек телибез.
Сыңар канат гомер кичердең син,
Ачы хәсрәтләр күп күрдең.
Сабыр, йомшак әни булдың,
Ә кайчакта кырыс әти булдың,
Һәрчак шулай яшә, сүрелмә син, әни,
Көч алсыннар синнән парлылар.
Парлы булсалар да бик күпләре,
Күңел байлыгына ярлылар.
Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын.
Кызларың Гөлүсә-Гөлфия, киявең Азат, оныкларың Илүзә, Азалия, Рифат, Руфия, киявебез Фәнил, оныкчыкларың Фирзәр, Ильяс.
Нет комментариев