Этнэ таны

Түбән Шашы авылында яшәүче якын туганыбыз - Гыйниятова Фәния Гыйният кызының 15 август көнне 80 яшьлек олы юбилее.

--, 10 август 2018 - 11:14
163
0
0

Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз,  Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз – без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, якыннарыңның-туганнарыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.
Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык, куанычлар
Күңел тынычлыгы телибез.
Иң изге теләкләр белән Шәфигуллиннар,
Хисмәтуллиннар, Гарифуллиннар гаиләләре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: