Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әтнә район башкарма комитеты җитәкчесе Нуриев Фәрит Мансур улының 22 июль көнне олуг юбилее.

20 июля 2018, 08:33

730

0

0

Әтнә район башкарма комитеты җитәкчесе Нуриев Фәрит Мансур улының 22 июль көнне олуг юбилее.

Хөрмәтле Фәрит Мансурович! Сезне ихластан гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, яңадан-яңа уңышлар телибез.
Тормыш киңлекләрен иңләгәндә хыял канатларын талдырмый, куйган максатларына ирешеп яшәүче ирләрдә ил таяныр көч була. Тырыш, сабыр, гади, кеше күңелен чишә белү, аңлау, сабырлык, кирәк чакта үҗәтлек, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямау – бу Сезгә бирелгән асыл сыйфатларның тик берничәсе генә. Сезнең һәрвакыт яңалыкка омтылуыгыз, проблемалар алдында куркып калмавыгыз безнең күңелләрдә ышаныч уята. Киләчәктә бергә эшләргә, куйган хезмәтебезнең нәтиҗәсен күрергә язсын.
Тормыш иптәшегезгә – мәңгелек пар канат, балаларыгызга, оныкларга – ышанычлы терәк булыгыз.
Кыя тауның очларына менеп,
Оя кора бары бөркетләр.
Ил күтәрер йөкне иңдә йөртә,
Сезнең кебек тырыш егетләр.
Үлчәнмәгән Сездә рухи ныклык,
Ташып тора җанда егәрлек,
Бирсен Аллаһ Сезгә ныклы саулык,
Гомер тауларына менәрлек.
Ихтирам белән район авыл җирлекләре җитәкчеләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев