Әтнә район үзәк больницасында эшләүче хезмәттәшебез Сания Наил кызы Шәрәфиеваның 55 яшьлек юбилее.
Гадилегең, ихласлыгың, тырышлыгың, ышанычлы, ярдәмчел булуың белән ихтирамыбызны яуладың. Өлгерлегең белән сокландырасың. Янәшәбездә синең кебек хезмәттәшебез булу эшебезне җиңеләйтә. Елмаеп каравың көч өсти. Гел шундый бул, сәламәтлек белән яшәргә насыйп булсын. Туар таңнарың аяз, табының мул, гаилә бәхетең түгәрәк булсын. Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз.
Сизелмичә көзләр килеп җиткән,
Гүя гомер бер дә үтмәгән.
Чәчкә генә көмеш сибелгән,
Күңелләрдән яшьлек китмәгән.
Телибез без сиңа олы бәхет,
Сөенечләрнең иң татлысын;
Сәламәтлекнең иң ныгын,
Тормышның мул, тулы, затлысын!
Изге теләкләр белән хезмәттәшләрең – район үзәк
больницасының хирургия бүлеге коллективы.
Нет комментариев