Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әтнә районы, Югары Көек авылында яшәүче Әниебез ҖИҺАНШИНА ТӘҮХИДӘ НУРГАЛИ КЫЗЫның 20 июль көнне гомер бәйрәме – туган көне.

16 июля 2021, 10:45

595

0

0

Әтнә районы, Югары Көек авылында яшәүче Әниебез ҖИҺАНШИНА ТӘҮХИДӘ НУРГАЛИ КЫЗЫның 20 июль көнне гомер бәйрәме – туган көне.

Әтнә районы, Югары Көек авылында яшәүче Әниебез ҖИҺАНШИНА ТӘҮХИДӘ НУРГАЛИ КЫЗЫның 20 июль көнне гомер бәйрәме – туган көне. Әни, син безнең өчен бердәнбер, иң кадерле, олы зат, безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Син һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәгебез.

Котлы булсын, Әни, туган көнең,

Озак яшә бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына.

Табып була олы бәхетне.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше итеп,

Олы рәхмәт барсы өчен дә.

Әниебез! Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә. Калган гомерләрне дә шулай намазда, гыйбадәттә булып, лаеклы матур тормыш алып барырга язсын. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Без сине бик яратабыз. Бәйрәмең котлы булсын!

Улың Алмаз, киленең Гөлназ, кызың Алсу, киявең Ильяр, оныкларың Динә, Зилә, Ильзат, Фаяз, Ильяз. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев