Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Төрекләр авылында яшәүче Гыйләҗева Миңсылу Минневәли кызының 27 августта 55 яшьлек юбилее.

28 августа 2019, 08:49

574

0

0

Төрекләр авылында яшәүче  Гыйләҗева Миңсылу Минневәли кызының 27 августта 55 яшьлек юбилее.

Безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле әниебезнең туган көне. Кадерлебез! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Безнең күңел җылыбызны тоеп, балаларыңның, оныкларыңның игелекләренә куанып, тынычлыкта һәм муллыкта яшәргә язсын сиңа.
Язлар кебек нәфис, җылы да син,
Безнең өчен айдай яктысың.
Кая барсак якты маяк булып
Гомер юлыбызда балкыйсың.
Шатлык, бәхет, саулык һәм тынычлык –
Бездән шул теләкләр һәр көнгә.
Безне куандырып озак яшә,
Лаеклы син – хөрмәт, кадергә.
Иң изге теләкләр белән кызларың Ләйсән, Альбина, киявең Ильяс, оныкларың Илназ, Камил

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев