Әтнә таңы

Төрекләр авылында яшәүче кадерле әниебез Мөхәммәтшина Мөршидә Җиһанша кызының 26 август көнне гомер бәйрәме, 65 яшьлек юбилее.

--, 23 август 2019 - 08:32
47
0
0

Әниебез! Сине шушы матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетеңнең тулысын, саулык-сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, күңел тынычлыгы, сабырлык телибез. Барыр юлларың киң, сикәлтәсез, туар таңнарың тыныч һәм аяз, киләчәк көннәрең шатлыклы, бәхетле булсын. Әниебез! Кылган барлык изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен, сиңа тирән рәхмәтлебез. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы син. Сиңа күңелебездәге иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз. Рәхмәт сиңа, әниебез, барысы өчен дә.
Әле тагын бик күп еллар
Нык типсен синең йөрәк.
Син бит безнең бердән-беребез
Син әле безгә бик кирәк.
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,
Синең белән, туган йорт ямьле.
Тормышыбызның матурлыгына сөенеп, нигезебезне гөрләтеп яшәвеңне теләп калабыз. Авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрми балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, исән-сау яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән улың Рамил, киленең Руфия, киявең Рафис, кызың Миләүшә, оныкларың Ләйлә, Лилия, Дәниф, Дилүс, Раяз, киявең Ринат исеменнән кызың Райлә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: