Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Төрекләр авылында яшәүче кадерле әниебез МӨХӘММӘТШИНА МӨРШИДӘ ҖИҺАНША кызының 26 август көнне туган көне.

27 августа 2021, 09:57

383

0

1

Төрекләр авылында яшәүче кадерле әниебез МӨХӘММӘТШИНА МӨРШИДӘ ҖИҺАНША кызының  26 август көнне туган көне.

Төрекләр авылында яшәүче кадерле әниебез МӨХӘММӘТШИНА МӨРШИДӘ ҖИҺАНША кызының 26 август көнне туган көне. Безнең өчен иң кадерле кеше син – Әни.

Рәхмәт, әни, мең-мең рәхмәт,

Бар нәрсәгә булдың түземле.

Сәламәт бул, кайгы күрмә,

Ходай олыласын үзеңне.

Сабыр, гади, кешелекле,

Кылганнарың бары изгелек,

Борчуларың калсын үткәннәрдә,

Бәхетең булсын гомерлек.

Ал син, әни, бездән тәбрик сүзен,

Шушы булсын олы бүләкләр.

Тыныч, тигез тормыш,

Гел шатлыкта яшәү,

Озын гомер, безнең теләкләр.

Әни, бәгърем, Кайгы хәсрәт килә күрмәсен,

Йөзең һаман көләч, Матур булсын,

Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

Синең күңел сандыгыңа бәхет, шатлыклар тулсын.

Гомеркәең аккан судай,

Туктаусыз озын булсын.

Син бит, Әни, безнең өчен кояш.

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге яшь бул,

Иң кадерле якын кешебез.

«Әни», диеп әйтер кешең булу,

Нинди бәхет бит ул дөньяда

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса – югала.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Әниебез, алдагы көннәреңдә дә, сиңа бары тик нык сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Якыннарыңның ихтирамын тоеп, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, кадерле картлык кичерергә насыйп булсын иде сиңа. Иң изге теләкләр белән: улың Рамил, киленең Руфия, кызың Миләүшә, киявең Рафис, оныкларың Ләйлә, Лилия, Дәниф, Дилүс, Раяз, киявең Ринат исеменнән кызың Райлә.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев