Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Төрекләр авылында яшәүче Мөхәммәтшина ФилсИнә Камил кызының 4 июнь көнне туган көне.

01 июня 2018, 09:59

1338

0

0

Төрекләр авылында яшәүче  Мөхәммәтшина ФилсИнә Камил кызының 4 июнь көнне туган көне.

Төрекләр авылында яшәүче 
Мөхәммәтшина ФилсИнә Камил кызының 4 июнь көнне туган көне.
Бүген безнең өчен зур бәйрәм. Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез – әниебезгә 55 яшь тулды. Кадерле әниебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барсы өчен дә. Җырыбызның моңы, тормышыбызның нуры, кадерле, газиз, мәңге яшь, гүзәл – әниебез. Сау-сәламәт, шат һәм көләч бул. Иксез-чиксез булсын бәхет мизгелләрең! Ходай сиңа озын гомер насыйп итсен. Сиңа юллыйбыз теләкләрнең изгеләрен.
Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта – олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә кирәк.
"Әни!" – диеп дәшү шундый рәхәт. Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт. Әни булдың, әни булып калдың – һәр көнеңне безнең өчен яшәп. "Әни!" – диеп әйтә алу – бәхет, син яшисең һәрчак безне дәшеп. Безгә кылган теләкләреңне, булса иде, әни, бәхилләп.
Иң изге теләкләр белән кызың Гөлсинә, 
улларың Фәнис, Данил, киленнәрең Рания, Наташа, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев