Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Бәрәскә авылында яшәүче безнең өчен кадерле булган әниебез Шакирова Әнисә Нургали кызының 16 сентябрьдә 55 яшьлек юбилее

16 сентября 2022, 09:07

444

0

0

Түбән Бәрәскә авылында яшәүче безнең өчен кадерле булган әниебез Шакирова Әнисә Нургали кызының 16 сентябрьдә 55 яшьлек юбилее

Түбән Бәрәскә авылында яшәүче безнең өчен кадерле булган әниебез Шакирова Әнисә Нургали кызының 16 сентябрьдә 55 яшьлек юбилее. Кадерле Әниебез! Сине олы юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз! Сиңа хәерле озын гомер, олы куанычлар, ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, телибез! Син безнең терәгебез, киңәшчебез, таянычыбыз. Киләчәктә дә балаларыңның куанычың, игелеген күреп, оныкларыңны сөеп, сөенеп, әти белән тигезлектә, муллыкта, саулыкта, озын гомер кичерергә Аллаһ насыйп итсен!
Син – иң газиз кеше безгә,
Син – яшәү чыганагы.
Синнән дә сабыр әниләр,
Бар микән җирдә тагын?
Өебезнең кояшы – Син,
Һәркемгә җитә җылың,
Әти белән парлы килеш
Озак яшәгез тагын.
Озак еллар бергә-бергә
Исәнлек белән яшик
Үзебез олыгайгач та
Әни, диеп эндәшик.
Туган көнең котлы булсын,
Безгә бергә бик рәхәт.
Кылган изгелекләреңгә,
Әни сиңа мең рәхмәт.
Иң изге теләкләр теләүче тормыш иптәшең Эдуард, улларың – Ильшат, Ришат, Фәрит, киленнәрең – Энҗе, Рания, оныгың Айгизә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев